Съездда катнаштылар

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Узган дүшәмбедә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте съезды булды.

Съезд эшендә район башлыгы Камил Нугаев һәм мәчет имамнарыннан торган безнең район делегациясе дә катнашты. Съезд барышында мәчетләр һәм дини учреждениеләр эшчәнлеге белән бәйле булган проблемалар тикшерелде, ТР Диния нәзарәте уставына кайбер үзгәрешләр кертелде. Делегатлар бертавыштан Татарстанның баш мөфтие итеп яңадан Камил хәзрәт Сәмигуллинны сайладылар, шулай ук аның беренче урынбасары да сайланды. Республиканың баш казые итеп Җәлил хәзрәт Фазлыевны калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International