Район делегациясе Төркиягә китә

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге район делегациясе Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләренең “Мирас, балалар, туризм” сигезенче Халыкара конференциясендә катнашу өчен Төркиягә китә.

Очрашу ЮНЕСКО эгидасы астында үтәчәк. Безнең делегация составына балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары, музей-тыюлык хезмәткәрләре кертелде. Бу чарада балаларда Бөтендөнья мирас объектларына хөрмәт тәрбияләү, мәдәни туризмны үстерү һәм аның бөтендөнья мирасны саклауда роле мәсьәләләре тикшереләчәк. Безнең район вәкилләренә бу чарада борынгы Болгар исеменнән лаеклы чыгыш ясарлар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International