Чәчү башланды

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Көннәрнең коры һәм кояшлы торуы нәтиҗәсендә басуларда эш темплары сизелерлек артты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 5400 гектар күпьеллык үлән тукландырылган, 5100 гектарда тырмаланган. 17300 гектарда үсүче көзге культуралар тукландырылган, бу әлеге культура басуларының 90 процентын тәшкил итә, 25 процентында тырмаланган. Механизаторлар көздән сөрелгән басуларны тырмалау белән дә мәшгуль. Бу эш инде 23300 гектарда (17 процент) башкарылган.

Узган атнада Мөнирә Хәйдарова, Александр Планин, Айсылу Мөхәммәтова, Вәгыйз Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыкларында сабан культуралары чәчүгә керештеләр. Алынган мәгълүматлар буенча, 400 гектарда арпа һәм солы, 300 гектарда берьеллык үлән һәм катнаш азыклар, 500 гектарда көнбагыш чәчелгән. Иртә һәм соң өлгерә торган сабан культураларын барысы 43800 гектарда чәчү бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International