Балыкчы барон

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Моннан 130 ел элек, 1887 елның  ноябрендә, барон Павел Гаврилович Черкасовка Казан губернасы Спас өязе Полянка авылында  Петр Лихачевлар утарында булырга туры килә. Бу вакытта барон Казандагы губерна банкларның берсендә эшли, буш вакытларда балык тотарга бик ярата. Җирле алпавыт аны  Утка елгасында балык тоту өчен Полянка авылына кунакка чакыра. 1904 елда Черкасов истәлекләрен Санкт-Петербургта үзе чыгара торган “Вестник русского союза раболовов-удильщиков” дигән журналда бастыра. Ә аңа кадәр, бер ел алдан, Черкасов Россия балык тотучылар берлеген оештыра һәм аның беренче рәисе була.

 

Николай Марянин, тарихчы.

Лихачевларда кунакта

Павел Черкасов 1854 елда Тулада туа, бала вакытта Венеция, Флоренция, Вена, Канн шәһәрләрендә яши, Германиядә укый. Яшь вакытта Сергей Аксаковның “Записки об уженье рыбы” китабы аның иң яратып укый торган әсәрләренең берсе була. Россиягә кайткач, барон Саратов губернасында яши, ә 1886 елдан, алты ел буе, Казандагы губерна банкында эшли. 1887 елда августның икенче яртысында  банк эше буенча Спас өязе Катюшино авылы  алпавыты Колбецков янына  китә. Казанда “Кавказ һәм Меркурий” җәмгыяте пристанендә ул Спас Затонына кадәр билет ала һәм шунда  таныш студент Иван Лихачевны очрата, аның туган авылы Полянкага кайтуы була. Әтисе, авыл алпавыты Петр Федорович Лихачев, 1869 елда монда үзен яңа утар төзи. Студент Павел Черкасовны берничә көнгә үзләренә чакыра.

Пароходта алар Тәтешкә килеп туктыйлар. Биредә аларны Блиновлар фирмасының ышанычлысы Иван Комиссаров каршы ала. Зур көймәдә кунакларны  Балымер пристаненә чыгаралар. Аннары юлчылар атка утырып Иделдән ерак түгел генә пар тегермәненә китәләр. Моннан Полянкага кадәр тагын тугыз чакырым барырга кирәк. “Юл тугайлы болыннар аша үтте, анда күлләр күп очрады, – дип яза Черкасов.– Сул якта биек һәм текә ныгытма өскә күтәрелә, ул чокырлар белән ергаланып беткән, әйтерсең аны табигать түгел, кеше  кулы эшләгән”.  

Тауга күтәрелүгә юлчылар авыл көтүеннән калган тузан болытына эләгәләр. Лихачевларның ике катлы агач йортлары таш койма белән әйләндереп алынган. Хуҗа кеше өйдә туры килми,  кызы Мария Петровна белән балыкка киткән була, кич белән генә кайтачакларын әйтә. Ә барон Черкасов Николай Петрович һәм хуҗаның тагын бер улы белән сөзәк тау буенча утардан көнбатышка кадәр сузылган бакчада ял итәләр. Язгы ташу вакытында Идел суы бакчага кадәр килеп җитә. Ә хәзер  күлләре һәм куе агачлардан  торган утраулары белән киң болын җәйрәп ята. “Россиянең бу полосасында мондый гаҗәеп матур урыннарны очратканым булмады, шуңа күрә бу кичке хозурлыкка сокланып туя алмадым”, – дип яза Черкасов. 

Кем күбрәк тоткан?

Барон иртүк торуга балыкка барырга әзерләнеп куя, аның белән  утар хуҗасы  Петр Федорович Лихачев һәм күчер Евдоким да барачак. Атлы экипаж исә баронга сәер тоела:  гади арба урынына кара тирәктән чокып ясалган зур көймәне озын арбага куйганнар. Каты бәрелмәсен өчен көймә астына  калын итеп резина җәйгәннәр. Балыкчылар атка утырып, болыннар һәм күлләр аша үтеп, ун чакырым барганнан соң, Утка елгасына килеп җитәләр һәм язгы ташу вакытында таудан су белән агып төшкән ком басып киткән  саеккан  урынга килеп туктыйлар. Бу урында елга сай, аны  ерып чыгарга да була. Шуңа күрә бу урынны Зумор дип йөртәләр. Балыкчы кирәк-яраклары салынган көймәне суга төшерәләр дә, барон белән хуҗа кеше суның түбән агымы буйлап китәләр.

Балыкчылар әле бер агач төбе янында, әле икенчесендә туктыйлар. Монда алабуга (окунь) балыгы яхшы каптыра, җилембалык та (уклейка) эләгә. Кояш төштән авышкач, балыкчылар Утка елгасының текә ярына, таллы куаклар һәм биек камышлар күләгәсенә  ашап алырга туктыйлар. Аннары кабат эшкә тотыналар: зур-зур алабуга балыклары яшеренгән  әле бер, әле икенче агач төбе янына туктап, балыкны күп тоталар, мавыгып китеп, кояш батканын да сизми калалар. Кайтыр юлга чыкканда  эңгер-меңгер төшкән була. ”Урман юлыннан караңгы булыр инде”, – дип борчыла кучер Евдоким.

Барон юлда ничек кайтуларын болай дип яза:” Кайтыр юлны яктыртып, урман артыннан тулы ай чыкты. Тирә-якта тынлык. Безнең экипажның тәгәрмәч һәм атларның тояк тавышлары гына бу тынлыкны боза. Петр Федорович сызгырып атларны  акрын гына куа; еракта басуда ниндидер утлар жемелдәп ала, атларны өркетеп  сиздерми генә ябалаклар  очып китә. Табигатьтә тынлык”. Өйгә кайткач алар балыкларын үлчәп карыйлар. Петр Федорович кунакны  бар яктан да уздырган булып чыга.

Балыкка иң бай урыннар

Икенче көнне иртәнге сәгать алтыда ук барон Черкасовны  Яма күленә балык тотарга алып китәләр. Полянкадан 10 чакырым ераклыктагы әлеге күл  шактый ук зур була,  яр буйлары озын камышлар, юкә һәм чикләвек куаклары белән капланган. Яманың сул почмагына Утка елгасының уң яры килеп кергән һәм шуңа күрә әлеге күл елганың зур култыгын хасил иткән. Мыжлап торган балыктан күлнең өстендә төрле зурлыктагы сырлар хасил булган. Күктә елга акчарлаклары уйнаклый. Балык эләктермәкче булып атылган акчарлаклар чуртаннар авызына килеп эләгә. Кайберләре суга уктай атылып төшеп, вак балыкларны чүплиләр. Күл янында каравыл будкасы тора, аны балыкчылар яллаган. Черкасов көймәгә утырып балык мыжлап торган  урынга йөзеп китә. Ул тиз арада кармакка җилембалык, чабак, вак жерехлар, корбан балыклары тота. Бу вакытта  Петр Федорович тәмле уха пешерү өчен яр буенда кармакка алабуга, чабак балыклары тотып мәш килә. Барон зур чуртан балыгы тоту өчен бик нык һәм сыгылмалы кармак сабы, нык ефәк бау һәм башка әйберләр әзерли. Көймәне  җил уңаеннан җибәреп, Черкасов җимне әле генә  чуртан уйнаклаган урынга  ташлый. Беренче зур балык  көймәгә тартып китергәндә ычкынып китә. Бик зур икенче балыкны тартып чыгара, ләкин ычкынырга маташканда кармак  баронның бармагына кадала, яраланган бармагы озак вакытлар авыртып йөри. Монда инде балык тотуның кызыгы бетә. Шул арада аны төшке ашка чакыралар –  уха пешеп чыккан була.

 

Юлбасарлар турында хикәят

Тәмле итеп ашаганнан соң, кызык хәлләр турында сөйләшү башлана.  Бигрәк тә Евдоким  сүзгә оста булып чыга. Ул моннан ерак түгел генә бер курган булуы, аның тирәсендә җиде чишмә агып чыгуы турында риваять сөйли. Бу курганда Стенька Разина һәм Ванька Каин янәсе, “бөтен губернага җитәрлек” байлык күмеп калдыралар. Үткән көз көне бер карт белән малай шул тирәдә гөмбә җыялар. Карт курган яныннан үтеп киткәч, кинәт ул ачыла да, малай “Алтынны күпме кирәк, ал!” дигән тавыш ишетә. Малай алтыннарны күрүгә: “Бабай, кил монда тизрәк!” дип кычкыра. Ләкин  шулвакыт курган ябыла. Карт оныгын өйгә кайтарып җибәрә, ә үзе курганның  ачылуын көтеп кала һәм йоклап китә. Төшенә каен төбе, тавышлар, атлар чабуы һәм атларның үз өстенә килүен күрә. Аннары нәрсә булганын хәтерләми, иртә белән өенә кайтып ава да, озакламый үлә...

Төштән соң Черкасов яңадан ике чуртан тота. Кайтканда Евдоким юлбасарлар турында тагын бер хикәят сөйли. Янәсе, Иске Майна кешесе “Разин һәм Каин” фирмасыннан акча алып тора. Бирер вакыт җиткәч, ул болай дип уйлый: алган өчен бернинди документ булмагач, түләп тормасаң да ярый. Ләкин төнлә кредиторлар килеп аны кыйнап, сәндәрәдән идәнгә ыргыталар. Ул аңын югалта һәм өч көннән үлә...Куркыныч тарихның соңгысында ул  Стенька Разинның  Жигули тавына ябып куелуын һәм төзәлми торган ярасыннан хәзергә кадәр кан саркып тора икән, дип сөйли.

 

Балыклар патшасы

Икенче тапкыр Черкасов Полянка авылына 1887 елның ноябрендә килә. Лихачевлар аңа бер-ике атна элек, Покров көнендә, ирләр Яма күлендә ятьмә сузып, бик күп  чуртан  балыгы тотулары турында сөйлиләр. Аларның иң зурысы 36 фунт (15 килограммга якын) авырлыкта була. “Менә  шундыйны тотарга иде!”– ди барон үзенең  бу күлдә балык тотуын искә төшереп. Берничә елдан ул  Санкт-Петербургка күчеп килә һәм 1903 елда  аның инициативасы белән Рус һәвәскәр балыкчылар берлеге  оештырыла. Барон аның беренче рәисе була, ә 1904 елда һәвәскәр балыкчылык турындагы белемнәрне популярлаштыру максаты белән чыгарылган  “Вестник русского союза рыбаловов-удильчиков” җурналы редакторы булып сайлана. Җурналның 7нче һәм 8нче саннарында Черкасовның Полянкага Лихачевлар утарына баруы турында истәлекләре басылып чыга.

Петр Федорович үзе бу язмаларны укый алмагандыр, чөнки  ул 1904 елда 71 яшендә  вафат була һәм җирле Покров чиркәве янындагы некропольдә, үзенең танылган абыйсы, археолог һәм коллекционер Андрей Федорович Лихачев янәшәсендә күмелә. Алда искә алып үтелгән аның улы  Николай Петрович Лихачев соңыннан  танылган тарихчы, Рус генеология җәмгыятенә  нигез салучы, СССР Фәннәр академиясе академигы, Ленинградтагы Палеография музее җитәкчесе була. Ә барон Черкасовны Полянкага алып килгән Иван Петрович Лихачев Спас өязендә земск башлыгы булып эшли.  1904 елда, әтисе үлгәннән соң, утар хуҗасы булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International