Игенчеләрнең кичектергесез мәшәкатьләре

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Җиңү бәйрәме алдыннан Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгының Өчкүл бүлеге игенчеләре сабан культуралары чәчүне тәмамладылар.

Монда 334 гектарда элиталы “Архат” сортлы сабан бодае һәм 110 гектарда арпа чәчелгән. Хәзерге вакытта хуҗалыкта соң чәчелә торган культуралар – май алу өчен көнбагыш һәм сояны чәчү төгәлләнеп килә, алар 334 һәм 100 гектар мәйдан били. Сояның “Аннушка” дигән сорты турында аерым әйтеп үтәргә кирәк, чөнки безнең якларда аны әле беренче тапкыр гына игәләр. Бу культура бик нәзберек булса да, башка культураларга караганда бермә-бер күбрәк файда да алырга мөмкин. Хуҗалык мул һәм сыйфатлы уңыш җыеп ала алса, аны азык-төлек максатлары өчен файдаланачаклар.

Башка еллардагы кебек, карабодай 360 гектар мәйдан алып торачак, бу культурага да хуҗалыкта зур өмет баглыйлар.

Язгы кыр эшләрендә катнашучы игенчеләрнең күбесе бу тармакта инде озак еллар эшләп, шактый тәҗрибә туплап өлгергән. Мәсәлән, Валерий Буканов үзенең МТЗ-1221 тракторы белән басуларны тукландырган, тырмалаган, чәчкән. Шундый ук тракторда эшләүче Максим Дорофевнин да тырмалау һәм чәчүдә эшләгән. К-701 тракторларында эшләүче Рафаэль Әхмәтсафин белән Василий Лифантьев  туфрак тырмалаганнар һәм культивация ясаганнар, Александр Козлов  Т-150 тракторы белән шундый ук чараларны башкарган. 

Механизатор Николай Гуськов  язгы чәчүдә актив катнашып, МТЗ-80 белән көнбагыш чәчкән. Ә Денис Иванов шундый ук маркадагы трактор белән җирне  катоклауда хезмәт куйган.

Язгы чәчү вакытында эш барысына да җитәрлек. Игенчеләр көннәр аяз торганда чәчүне вакытында төгәлләргә  тырышалар. Чөнки һәр агрочараны вакытында башкару – мул уңыш алуның төп шарты ул. 

Шул ук вакытта хуҗалыкта көзге культураларны корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртүгә керешкәннәр, бу эштә “Рубин” пневмоходы кулланыла. Әлеге мөһим агрочараны да тиз арада башкарып чыгарга  кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International