Инша өчен – дипломнар

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Болгар санаторий интернат-мәктәбе укучылары Мария Аринина белән Екатерина Идамкина “Казан университеты йолдызлар кабыза” иншалар конкурсының “Университетны тәмамлаучылар” номинациясендә финалист булдылар.

Мария укытучысы Гөлнур Минәхмәтова җитәкчелегендә шагыйрь Роберт Миңнуллин турында язды, ә Екатерина (укытучысы Гүзәл Сәгыйрова) жюри игътибарына Абдулла Алиш турында эшен тәкъдим итте.

Укучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, ә Казан университеты тарихы музее буенча экскурсия аларда зур тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International