Тикшерү үткәрелде

2017 елның 2 июне, җомга

Дәүләт алкоголь инспекциясе полиция хезмәткәрләре белән бергә алкогольле эчемлекләр белән законсыз сәүдә итү турында биш шикаять буенча тикшерү үткәрделәр.

Контроль органына биш аноним чылтыратучы өендә алкоголь эчемлекләр (күбесенчә заводта ясалган спирт) сатып ятучыларны тикшерү  турында  үтенделәр. Шулай ук халык арасында спирт белән агуланучылар барлыгы хәбәр ителде.

 

Тик әйтеп үтелгән адреслар буенча үткәрелгән контроль сатып алу әлегә нәтиҗә бирмәде. Лицензиясез аракы сатуда гаепләнгән кешеләр киләчәктә дә махсус контрольдә торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International