Болгар ислам академиясендә магистрлар әзерләү турында сөйләшәчәкләр

2017 елның 16 июне, җомга

29-30 июнь көннәрендә Болгар ислам академиясендә "Хәзерге ислам мәгарифенең  актуаль проблемалары" дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла. Оештыручылар - ТР МДН, Болгар ислам академиясе, Ислам мәгарифе советы.

Кунаклар арасында Россия Президенты идарәсендә дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, РФ хөкүмәтенең мәдәният департаментының киңәшчесе Алексей Зенько, РФ Президентының  Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиллеге аппараты инспекторы Илья Рябков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов һ.б.

Шунысы игътибарга лаек, дин һәм фән әһелләре, шулай ук  федераль һәм төбәкара хакимият органнары катнашында үткән һәм Россияда ислам мәгарифе проблемаларына багышланган әлеге сөйләшү Болгар академисендә беренче тапкыр оештырыла. Конференциядә катнашучылар өч мәсьәләне карыячак: "Болгар ислам академиясенең Россиядагы башка мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеген оештыру", "Ислам мәгарифе советының чит ил мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеген оештыру" һәм "Югары дини уку йортлары өчен уку-укыту стандартларын булдыру". Докладлар белән ТР Президенты ярдәмчесе, вакытлычы Болгар ислам академиясенең ректор вазыйфасын башкаручы Камил Исхаков, мөфтинең урынбасары Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфыйк Мөхәмәтшин һәм Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалиевның чыгышлары көтелә.

Чарада шулай ук югары һәм урта дини белем бирү уку йорталары җитәкчеләре катнашачак. Конференция Болгар ислам академиясен презентацияләү һәм Изге Болгар буенча экскурсия белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International