Спаслыларны төрле сораулар борчый

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Үткән сишәмбе көнне  Болгарда  Татарстан Республикасы федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов халыкны кабул итте. Аның белән бергә унбер кешедән килгән сорауларны тикшерүдә ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов,  Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Циома  катнашты. 

Халыкны кабул итү ике сәгатьтән артыкка сузылды. Аннан соң безнең хәбәрче баш федераль инспектор белән сөйләште һәм кешеләрне нинди сораулар кызыксындыруы турында сорашты.

 

– Сораулар төрле булды. Күпләрне, мәсәлән, торак мәсьәләсе борчый. Кайберәүләр ни өчен аларның йортын авария хәлендә дип табуга, ә икенчеләре ни өчен  йортларын бу программага кертмәүгә  ризасызлык белдерәләр... Бу мәсьәләнең үз законнары бар. Әлбәттә, һәр очракны аерым тикшерергә кирәк... Шуңа күрә без Спас районы кешеләренең да,  республикадагы башка район һәм шәһәр халкының да  үтенечләрен исәпкә алып, бу мәсьәләне тикшерү өчен республика Тикшерү комитетын һәм  прокуратураны катнаштырачакбыз. Аннары алар бергә җыелып, барлык бәхәсле  мәсьәләләрне тикшерәчәкләр, аңа һәрьяклы бәя бирерләр һәм  республика җитәкчелегенә тәкъдимнәр кертәчәкләр, шуннан чыгып  юридик карарлар кабул итәчәкләр...

 

Биредә шулай ук Болгарны төзекләндерүгә кагылган сораулар да булды. Әлеге сорауны бирүчеләр гамәлдәге кагыйдәләр белән риза булмауларын аңлаттылар. Алар инде искергән һәм алыштырырга вакыт, шуңа күрә шәһәр Советына  бу яктан зур активлык күрсәтергә кирәк.

 

Спаслыларны юридик мәсьәләләр дә борчый. Без аларны да өйрәнәчәкбез. Прокуратура һәм тикшерү комитеты аларны өйрәнгәннән соң, закон кысаларында  киләчәктә тиешле карарлар кабул итәр.

 

Безнең республикада авыллар төзек һәм кешеләр дә әйбәт. Халык булган проблемаларны аңлап кабул итә. Икенчедән, башкалар белән чагыштырганда безнең регионны уңай яктан  күрсәтергә була. Безнең республикада социаль-экономик өлкәдә күп кенә проблемалы сораулар хәл ителгән яки ителә, башка регионнарда хәл икенче төрлерәк.

 

Спас районына килгәндә исә, хезмәтем буенча миңа монда еш булырга туры килә. Беренче чиратта кешеләрнең бер-берсенә карата  эчкерсез мөнәсәбәтләрен  күреп торам. Башка районнар турында да мин шул ук фикердә. Юкка гына  безнең республиканы  милләтара һәм конфессияара тотрыклы тынычлык үрнәге итеп китермиләрдер. Бу яктан Спас районы да үрнәк  булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International