Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның ураза гаете белән котлавы

2017 елның 24 июне, шимбә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихластан Ураза гаете белән котлыйм! Динебезгә хөрмәт күрсәткән татарстанлыларга үземнең ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Һәр мөселман өчен Ураза гаете иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Мөхәммәд Пәйгамбәр саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә әйткән: «Әгәр минем өммәтем кешеләре Рамазанның савабы ни дәрәҗәдә зур икәнен белсәләр, алар Рамазан аеның ел буе дәвам ителүен теләр иделәр». Икенче бер хәдистә исә болай диелгән: «Аллаһ юлында бер көн дәвамында ураза тоткан бәндәсен Аллаһ 70 еллык юл озынлыгы вакытка уттан саклар». 

Соңгы елларда ураза һава температурасы иң эссе булган җәйге айларга туры килә, ә көн озынлыгы 20 сәгатькә кадәр җитә. Аллага шөкер, бернинди киртәләр дә рамазан ае уразасын өзмәде! Дин галимнәре әйткәнчә, чын мөселманга гыйбадәт кылу өчен елның һәр вакыты яхшы, ә ялкау кешегә сәбәп табылып тора ул.

Татарстан мөселманнары Ураза бәйрәмен шатланып каршы алалар, чөнки хәдисләрдән билгеле булганча: «Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы». Ураза тотучыларга догалары кабул булып, белеп һәм белмичә кылган гөнаһлардан арынырга язсын! Аллаһ Раббыбыз гыйбадәтләребезне кабуллардан кылсын иде!

Ислам традицияләре, башка дөньяви диннәр кебек үк, гаделлек, мәрхәмәтлелек, игелеклелек кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән. Ислам милләткә, дингә бүлмичә һәркемгә мәрхәмәтле булырга, мохтаҗларны кайгыртырга өйрәтә. Изге Рамазан дәвамында күзәтелгән исламның шушы мәңгелек кыйммәтләренә омтылыш алга таба да һәр мөселманның төп максаты булсын.

Раббыбыз татарстанлыларга ике дөнья рәхәтен бирсен, барлык традицион конфессияләргә тыныч һәм килешеп яшәргә, гыйлем белән өммәтебезне ныгытырга ярдәм итсен! Амин!

Ихтирам һәм изге догалар белән мөфти  Камил хәзрәт Сәмигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International