Алдыгызда баш иябез...

2017 елның 30 июне, җомга

Теләсә кайсы мәктәп тарихы балаларга аң-белем, тәрбия биргән, аларда иң яхшы сыйфатларны тәрбияләгән, Ватанга мәхәббәт уяткан олы җанлы укытучылар исеме белән аерылгысыз бәйле. Мәктәп нинди генә статуска ия булса да, ул һәрвакыт үз алдына куелган олы бурычны үтәде. Еллар үткән саен укытучылар коллективы яңара, кызлар һәм егетләр кулларына урта белем турында аттестат алып төрлесе-төрле якка тарала. Алар кайда гына укысалар һәм эшләсәләр дә, мәктәп данына тап төшермиләр. 

Юбилей якынлашып килгән көннәрдә үткәннәргә караш ташлап, гомерләрен мәктәпкә һәм балаларга багышлаган ветераннар турында искә алып сөйлисе килә.

Беренче укытучы... Мәктәп бусагасын атлап кергән баланың киләчәк язмышы беренче чиратта шушы укытучыга нык бәйле. Беренче мәктәпкә килгәндә, биредә башлангыч класс укытучылар зур хөрмәт казанган. Шулар арасыннан Н.С.Евдокимова, Вера Николаевна Царева, Дарья Ермолаевна Степанова, Антонина Сергеевна Красулина, Әминә Нәбиулла кызы Хәмидуллина һәм башкаларны мисал итеп китерергә була.

 

Ирина Захарова, мәсәлән, үзенең беренче укытучысы Антонина Сергеевна Красулинаны җылы рәхмәт хисләре белән искә ала: “Бу укытучы безне чын кешеләр итеп тәрбияләү өчен тырышлыгын кызганмады. Берничә югары уку йортында белем алуымда минем беренче укытучымның өлеше зур булды, дип саныйм”. Мәктәптә математика авыр һәм катлаулы фәннәрнең берсе санала. Мәктәптә Александра Николаевна Никифорова эшләгәндә бу төгәл фәнне күпчелек укучылар яратып өйрәнгән. Әле дә кайберәүләр бу укытучының балаларда әлеге фәнгә ничек кызыксыну уята алуын аңлап бетермиләр. Һәр педагогның үз алымы була, диләр. Александра Николаевнаның йөзе җитди булса да, күзләре һәрвакыт көлеп торган. Четерекле мәсьәләне аңлатканда да үзен тыныч һәм сабыр тоткан. Юмор хисенә бик бай булган. Хәтта дәрес барганда да шаяртып алырга җай тапкан, әмма файда китерерлек итеп шаярткан. Аны иң әүвәл нечкә күңелле, башкаларга карата игътибарлы һәм ярдәмчел булганы өчен ихтирам иткәннәр. Ул моңа бик тә лаек кеше. Укучыларының барысы да математик булып китмәсәләр дә, Александра Николаевнаның дәресләрен сагынып искә алалар.

 

Шәһәребездә яшәүче Анфиса Павловна Кострулеваның исеме күпләргә яхшы таныш. Тыйнаклыгы, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган ветеран укытучы күп еллар буе балаларга математикадан белем бирде. Шактый катлаулы темаларны да үзе белгәнчә, гадиләштереп аңлатырга тырышкан ул, шуңа күрә дәресләрен көтеп алганнар. Анфиса Павловнаны элеккеге укучылары әле дә ихтирам итә, җылы хисләр белән искә ала. Туган шәһәрләренә кунакка яки ялга кайтканда яраткан укытучы апаларының хәлен белешеп чыгалар. Укытучы өчен бу үзе бер горурлык, аның хезмәтенә бирелгән югары бәя.

 

Мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар Лариса Антоновна Лазовская (Якимова) әзерләп уздырган әдәби кичәләрне онытмагандыр әле. Аның дәресләре берәүне дә битараф калдырмый, өйрәнелә торган әсәрләр турында сөйләгәндә укучылар аның һәр сүзен йотлыгып тыңлый, әсәр геройларының язмышы өчен чын күңелдән дулкынлану кичерәләр.Мәктәп сәхнәсендә укытучы җитәкчелегендә бик күп спектакльләр куела. Шунысын әйтергә кирәк, репетицияләрне еш кына аның өенә җыелып үткәргәннәр, спектакльләрдә аның үз балалары да теләп катнашкан. Ачык йөзле, киң күңелле педагог балаларны үзенең йомшак тавышы белән дә әсир иткән.

 

Химия укытучылары Капитолина Александровна Кривошеева белән Валентина Михайловна Дубкова да  коллективның гына түгел, укучылар һәм аларның әти-әниләре хөрмәтен казанган кешеләр. Һәр баланы химик итү бурычын куймасалар да, аларның дәресләрендә алган белем күп укучыларга югары уку йортларына кергәндә һәм киләчәк тормышта нык ярдәм иткән. Бу педагоглардан үрнәк алганнар.

Валентина Андреевна Гусева шәһәрнең 1нче мәктәбендә  озак еллар  рус теле һәм әдәбиятын укыта. Ул һәр укучыда үз фәненә карата мәхәббәт тәрбияли алды, логик фикер йөртергә, үз фикерен курыкмыйча әйтә белергә өйрәтте. Әдәбият дәресләрен мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырды, шәхес тәрбияләргә ярдәм итте.

 

Күптән түгел арабыздан киткән Екатерина Калистратовна Марянинаны бездә белмәгән кеше юктыр. Гомерен рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүгә багышлаган бу укытучы бик күп укытучылар әзерләде. Үз фәнен яхшы белеп, укучыларга төпле белем бирде. Үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән укытучы  тормышта  кирәк булачак бу сыйфатларны  балаларга да бирергә тырышты.  Үзенең улларында да зирәк акыл, кешеләргә ышаныч сыйфатлары тәрбияләде һәм гомере буе алар белән горурланды.

 

Валентина Михайловна  Деминаның  хезмәт кенәгәсендә берничә генә язу  бар, алар барысы да шушы мәктәп эшчәнлеге белән бәйле. Ул гомере буе мәктәптә физика фәнен укытты һәм үз укучылары белән горурланды, алар тормышта дөрес юл сайладылар һәм  моның өчен үз укытучыларына  бик рәхмәтле. 

Балаларны чит телләр өйрәнүгә кызыксыну уяту җиңел түгел. Ләкин немец теле укытучысы Альбина Ивановна Лихачева үзенә генә хас осталык белән, төрле алымнар кулланып укучыларны мавыктыра белде. 

 

Нина Павловна Хомутова, Валентина Васильевна Вьюговская, Надежда Петровна Ануфриева барысы да утыз алдан артык мәктәптә эшләделәр.

Кызлар Нина Павловна Хомутова алып барган йорт эшләре дәресләренә аеруча кызыксынып йөрделәр. Ул аларны тегәргә, ризыклар,  пироглар пешерергә, бәйрәм табыннарын бизәргә өйрәтте. Нина Павловна  кызларның иҗади сәләтләрен, талантларын  ачуга зур тырышлык куйды. Аның укучылары төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар алдылар.

 

Валентина Васильевна Вьюговскаяның биология дәресләре укучыларда төрле фәнни экспериментлар  үткәрү белән истә кала. Ул һәр  укучы күңеленә ачкыч таба белде һәм аларга тирән белем бирде. 

 

Надежда Петровна Ануфриева укыткан гаҗәеп кызыклы тарих фәне дәресләрен дә укучылар һәрвакыт көтеп алды. Ул бөтен күңелен эшкә багышлап, дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларга патриотлык тәрбиясе бирүне беренче урынга куйды. Тарихны белми торып, үз илеңне, аның үткәнен һәм киләчәген бөтен тирәнлеге белән аңлап булмавын төшендерергә тырышты.

 

Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган бертуган Валентина Павловна Заварихина һәм Татьяна Павловна Смирновалар да укучылар күңелоендә якты эз калдырдылар. Алар үз фәннәрен  чиксез яратып, аны яшь буынга, илнең киләчәген  тәшкил итәчәк яшь белгечләргә бөтен осталыкларын биреп эшләделәр. Тормышта математика фәне дә, рус теле фәне дә бик кирәк булачак. Тулы көчкә, намус белән эшләгән бу укытучылар хәзер үзләре белем биргән укучыларының уңышларына шатланып яшиләр.

 

Бу  ветеран-укытучылар барысы да шәһәрнең 1нче урта мәктәп тарихына онытылмас сәхифәләр яздылар. Без аларның барысына да  чиксез рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International