20 июльдә дөньяда халыкара шахмат көне билгеләп үтелә

2017 елның 8 июле, шимбә

Шахмат көне: тарихы
Шахмат уенының мең ярым еллык тарихы бар. Шахмат уены чатуранга уеныннан барлыкка килгән дип санала. Чатуранга уены Һиндстанда VI гасырга кадәр барлыкка килгән. Һиндстаннан уен гарәпләр арасында, соңрак Ауропа һәм Африка халыклары арасында таралган. Вакыт узу белән аның кагыйдәләре үзгәреш кичергән һәм XV гасырга уен камилләшкән, ә XIX гасырда уен кагыйдәләре тәмам стандартлаштырылган. Шул вакыттан бирле систематик рәвештә шахмат буенча халыкара турнирлар уздырыла башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International