Мөселман яшьләре форумы дәвам итә

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Бүген Мөселман яшьләре форумының дүртенче көне. Ул ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми кабул иткән изге Болгар җирендә үткәрелә. Делегатларның көннәре алдан ук язылып куйган. Иртә белән яшьләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлы белән таныша, өйләдән икендегә кадәр тренингларда һәм мастер-классларда катнаша, 18.00дән 19.00гә кадәр спорт ярышлары, иҗади бәйгеләрдә үзләрен күрсәтә. Ясту намазыннан соң исә яшь мөселманнар кураторлары белән бергәләп кино карый, футбол яки волейбол уйный. Кичә генә лагерьның иң креатив урамын билгеләгәннәр.

Шушы көннәрдә яшьләрнең хәл-әһвәлләрен белергә һәм алар белән якыннанрак аралашырга дип Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та килгән булган. Хөрмәтле хәзрәт яшьләрнең гаилә мөнәсәбәтләренә бәйле күпсанлы сорауларына җавап биргән, үзенең киңәшләрен дә җиткергән. Монардан тыш, делегатлар көн саен диярлек Коръән дәресләренә йөри, шәех Лакримның вәгазьләрен тыңлый.

Җомга көнне яшьләр мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашачак һәм милли сабантуй бәйрәмендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International