Чын хуҗага яңгыр комачауламый...

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы районда иң зурлардан гына түгел, ә уңышлы үсә торган хуҗалык та. Савым сыерлары гына да биредә 190 баш, мөгезле яшь терлекләр дә аз түгел – 300 баштан артып китә. Бу кадәрле терлекләрне тук кышлату өчен бик күп азык кирәк, шуңа күрә  хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүгә бик җаваплы карыйлар.

Тәлгат Җамалетдинов

 

Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, үткән ел механизаторлар 2000 тонна сенаж һәм 400 тоннага якын печән әзерләгәннәр. Быел да  җитәрлек азык запаслары туплау өчен мөмкинлекләр бар. Кайбер мәйданнарда үлән бик яхшы үскән – куе һәм биеклеге ярты метрдан да артык. Шуңа күрә люцернаны беренче тапкыр чабудан 1000 тоннага якын  сенаж салынган. Шундый ук зурлыктагы икенче траншеяга суданка белән үлән катнашмалары тутырылачак, бу мәйданнар хуҗалыкта  ике йөз гектардан артып китә.

 

– Траншеяларга силос салган еллар да булды, – ди Ленар Илгиз улы,–ләкин сенажның файдасы күбрәк, без моңа үз тәҗрибәбездә  ышандык. Мөмкинлек булганда  азык запасларын күбрәк туплау өчен бөтен көчне куеп эшлибез.

 

Хуҗалыкның иң ышанычлы механизаторларыннан берсе Илшат Гыйниятуллин КСК-100 комбайнында үләннәрне чаптыра. Хәер, хәзерге вакытта басуда эшләгән бөтен кеше үз бурычына җаваплы карый. Наил Төхвәтуллин, мәсәлән, КамАЗ машинасында бер көн эчендә  егермеләп рейс ясарга өлгерә. МТЗ-82 тракторында яшел азык массасы ташып торучы  Рамис Сираҗиев үз вазифасына җаваплы карый. Бу эштә шактый тәҗрибә туплаган Альберт  Төхвәтуллин үләннәрне чаптырып тора. Ул берүзе өч йөз гектар мәйданда үләннәрне чабып чыкты. Азык хәзерләү чорында  Азат Нуриевка да зур тырышлык куярга туры килә, ул МТЗ тракторында печәнне рулоннарга төрә. Техниканы алдан ук ышанычлы әзерләп куйганлыктан, ватылуларсыз эшли. Яшь булуына карамастан, Александр Гадалов үзенең куәтле К-700 тракторында сенажны тыгызлап тора. 

 

Яшел массаның сыйфаты, аның  ничек саклануы күбесенчә Александрның үз эшенә мөнәсәбәтенә бәйле. Механизатор үзе дә моны яхшы аңлый һәм үз бурычын намус белән башкара.

 

Кыскасы, бу хуҗалыкта терлекләрне кышлату чорына ныклы азык базасы булдыру өчен бөтен чараларны күрәләр. Механизаторлар моны яхшы аңлай һәм үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар, техника да ватылуларсыз эшли. Ни кызганыч,  еш яуган яңгырлар гына эшкә комачаулык итә, вакытны бит кире кайтарып булмый. Аяз көннәрдә исә алар ару-талуны белмичә тырышып эшлиләр. Әлбәттә, берәүгә җиңел түгел. Печән чабу быел болай да озакка сузылды, шуңа күрә бу эшне кызулатырга кирәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International