Икеләтә җаваплылык тоеп...

2017 елның 15 августы, сишәмбе

“ВЗП “Булгар” җәмгыяте басуларында бүген берьюлы ун комбайн белән ашлык суктыралар. Башаклар эре һәм тук булгач, механизаторларның да кәефе күтәренке, үстерелгән ашлыкны тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен һәркем үзендә икеләтә җаваплылык тоеп эшли. 

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

 

Соңгы елларда хуҗалыкта күбрәк көзге культуралар игүгә өстенлек бирәләр. Һәм, әйтергә кирәк, бу үзен аклый: басулар мул уңыш биреп сөендерә. Быел, мәсәлән, хуҗалыкта көзге бодайны 4600 гектарда үстергәннәр.

 

– Максатка ирешү өчен күп тырышырга туры килә, – ди хуҗалыкның баш агрономы Марат Гарипов. – Язын уҗымнарны бар шартына туры килерлек итеп минераль ашламалар белән тукландырдык, чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы препаратлар белән эшкәрттек. Һава торышының бөртекле культуралар үсешенә уңай тәэсире турында да әйтергә кирәк...

 

Әнә шуңа күрә, һәр гектардан 40 центнерга якын бөртек чыгуына гаҗәпләнерлек тә түгел. Механизаторлар берничә көн эчендә бодайны 1500 гектардан инде җыеп алырга да өлгергән. Бу урак конвейерының төгәл, нәтиҗәле эшләве турында сөйли. Аеруча иртәдән кичкә кадәр кыр корабы штурвалы артында утыручылар турында әйтергә кирәк. Әлбәттә инде, ашлык суктыру кебек үтә дә җаваплы бурычны үз эшен яхшы белгән һәм аны җиренә җиткереп үти торган фидакарь затларга ышандырып тапшыралар. Әнә Илдар Гатауллин, Нияз Хәбибуллин, Ринат Әхтәмов, Николай Комаров, Петр Назаров, Илфат Аракаев, Юрий Андронов, Евгений Горшков, Александр Аблязов, Әсхәт Хәлиуллин һәм башкалар чит илдә җитештерелгән ашлык уру агрегатлары белән оста идарә итеп, көн саен югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Урак башланганнан бирле, Илдар Гатауллин, мәсәлән, 932 тонна бөртек суктырган, Юрий Андронов исәбендә 756 тонна. Әсхәт Хәлиуллин да үзенең хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтә. Күп еллардан бирле хуҗалыкта хезмәт куючы бу механизатор кайбер көннәрдә үзенең “Лексион – 570” комбайны бункерыннан 100 – 110 тоннага якын ашлык бушата.

 

Көннәр кояшлы, җилле торса да, агроном сүзләренә караганда, бөртекнең дымлылыгы 17 процент тәшкил итә. Шуңа күрә суктырылган ашлыкны тиешенчә эшкәртү һәм киптерү өчен шоферлар Фердинанд Гайнуллин, Андрей Мартазов, Рәфис Мөхәммәтҗанов һәм башкалар КамАЗ машиналары белән кырдан турыдан-туры Әлки районы элеваторларына илтәләр. Элеваторга инде 5 мең тоннадан артык бөртек озатылган.

 

Хуҗалыкта бөртекле культуралар мәйданы 9 мең гектардан артыграк тәшкил итә. Җылы җилдә дулкыннардай тирбәлеп яткан иген басуларына карыйсың да, күңел сөенеп куя. Никадәр байлык, муллык бит бу! Әле тагын көзге арыш, сабан бодае, арпа, карабодай басулары да ярыйсы гына уңыш вәгъдә итә. Уңыш дигәннән, механизаторлар инде 160 гектарда үстерелгән рыжикны күптән җыеп алырга өлгергән. Әлеге техник культурага сорау беркайчан кимеми, аны алдан төзелгән килешү буенча Ульяновск өлкәсендәге сатып алучыларга озатканнар. 2500 гектарга чәчелгән кукурузны да бөртек өчен суктырырга җыеналар.

 

Кыскасы, механизаторларга шактый күләмдә эш башкарырга туры киләчәк. Алдан исәпләүләр күрсәткәнчә, уракта бер комбайнга якынча 500 гектар туры килә. Узган елда да шул чама булган. Хуҗалыкның баш инженеры Мансур Сафин сүзләренә караганда, игенчеләр алдында торган бурыч үтәмәслек түгел. Әгәр һава торышы урак эше барышына үзгәрешләр кертмәсә, хуҗалыкта ай азагына кадәр бөртекле культураларны җыеп суктыруны тәмамларга җыеналар.

 

Хуҗалыкның Тукайдагы басуларында кыр кораблары белән бергә көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерләүче тракторларны да күрергә була. Равил Әхмәтов, Фәрит Хәйруллин, Николай Бердников чит илдә эшләнгән машиналардан нәтиҗәле файдаланып, җиткерелгән заданиене арттырып үтиләр. Киләсе ел уңышына нигез салучы егетләрнең эшенә тел-теш тидерерлек түгел.

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International