Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көне

08.07.2019 көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында саф һавада "Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көне" билгелəп үтелде.
Əлеге чараның төп максаты - гаилə традициялəренə жаваплы караш булдыру, яхшы кəеф тудыру иде.
Психолог Родикова Людмила Владимировна XIII гасырда яшəгəн Муром кенəзе Петр һəм Феврониянең тугры мəхəббəте турында сөйлəде. Əлеге бəйрəмнең конфессиональ чиклəре булмавын билгелəп үтте, чөнки һəр диндə гаилəдəге тугрылык һəм мəхəббəткə мисаллар житəрлек.
Бəйрəм сценариеның нигезендə кирпечлəрдəн - гаилəнең төп кыйммəтлəреннəн "Хыялдагы йортны" төзү торды. Йорт төзү кызыклы бəйгелəр белəн бергə барды: "Бəхетле тормышка алабызмы, алмыйбызмы?"; "Ромашка аланы" - ромашкага команда белəн тажлар ясау; "Көлсылу" - ярма чистарту;  "Сиңа кем кул биргəнен бел". Яхшы кəеф матур көйлəр һəм шигырьлəр белəн аралашты. "Туган йорт", "Погода в доме", "Яхшы кəеф", "Мəхəббəт" жырлары яңгырады. "Йорт" ("Дом") жырын  өлкəннəрнең бергəлəп жырлавы узып баручыларда елмаю уятты. Чара ахырында "Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык" бəйрəме символы - ромашка бəйлəмнəре бүлəк ителде һəм яшел борчак кузагы белəн сыйлау оештырылды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 9 июле, 08:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International