"Эчəк инфекциялəре" темасына əңгəмə

2018 елның 28 нче августында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында өлкəн шəфкать туташы Кузнецова О.А. "Сəламəтлек мəктəбе" кысаларында "Эчəк инфекциялəре" темасына əңгəмə үткəрде. Ольга Александровна өлкəннəргə бу авыруларның киң таралуы хакында сөйлəде, əмма аларны кисəтеп булуын əйтеп узды. Өлкəн шəфкать туташы аңлатуынча, профилактика - инфекцияне кисəтүнең иң төп чарасы, шулай ук авыруның симптомнары һəм аны йоктыру юллары турында сөйлəде. Əңгəмə ахырында иң дөрес һəм ышанычлы саклану чарасы - гигиена талəплəрен үтəү  дигəн нəтиҗəгə киленде. Барлык катнашучылар да вакытларын файдалы уздырдылар һəм кирəкле мəгълүмат алдылар.

Соңгы яңарту: 2018 елның 28 августы, 15:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International