“Сәламәт гадәтләрнең шәхси шкаласы” темасына әңгәмә

Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортының шәфкать туташы үзенең әңгәмәсен “Сәламәт гадәтләрнең шәхси шкаласы” дип атаган иде, аны ул Гиппократның “Сезнең сәламәтлегегез – сездә булган иң кыйммәтле әйбер, - дигән сүзләреннән башлады. - Безгә организм гомергә бер тапкыр гына бирелә. Әгәр сез гомер буе сәламәт яшәрмен дип уйласагыз, ялгышасыз”. Әңгәмәнең максаты: социаль хезмәт алучыларга дөрес яшәү рәвеше һәм сәламәтлек турында объектив һәм үз яшьләренә туры килердәй белемнәр бирү.

Әңгәмә бик кызыклы формада үтте, башта Наталья Сергеевна социаль хезмәт алучыларга мөстәкыйль рәвештә карточкалар белән эшләп алырга тәкъдим итте. Һәр кешегә аерым конверт әзерләнгән иде, аларның эчендә төрле гадәтләр язылган карточкалар. Катнашучыларга аларны ике рәткә куярга тәкъдим ителде: беренче рәт – файдалы гадәтләр, икенче рәт – зарарлы гадәтләр. Аннары тормышта үз-үзеңне тотуда гадәти, даими стильгә әйләнгән гадәтләр турында сөйләштеләр. Файдалы гадәтләр – сәламәт яшәү рәвешенең нигезе. Аларны саклап яшәгәндә, озак вакыт энергияле һәм сәламәт булып калырга мөмкин. Тәмәке тарту, алкоголь – әлбәттә, бик зыянлы гадәтләр, әмма алардан тыш та игътибар итәргә кирәкле начар гадәтләр була – артык ашау, йокы туймау, начар кәеф, стресс һәм хәтта депрессия. Әңгәмәдә катнашучылар нәкъ менә шушы гадәтләргә басым ясадылар. Интернатта яшәүчеләр зарарлы гадәтләрдән арынырга теләүчеләр өчен файдалы киңәшләрен бирделәр. Әмма моның өчен башта нинди гадәттән котылырга теләвеңне билгеләргә, соңыннан  “Зарарлы гадәтләрдән арыну адымнары”ннан файдаланып, моның өчен план төзүгә керешергә.

Әңгәмә ахырында Наталья Сергеевна билгеләп үткәнчә, диваннан торып, ялкаулыкны җиңү һәм зарарлы гадәтләрдән арыну өчен бернинди табиб яисә туганнарыңның киңәше дә кирәкми. Бары тик үз теләгең белән генә сәламәт һәм рациональ яшәү рәвешен булдырырга мөмкин. Һәркемнең сәламәт гадәтләренең шәхси шкаласы булырга тиеш.

Соңгы яңарту: 2021 елның 17 марты, 16:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International