«Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау” темасына әңгәмә

Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Сәламәтлек мәктәбе” кысаларында “Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау” темасына әңгәмә уздырылды. Шәфкать туташы социаль хезмәт алучыларга әлеге төркемгә керүче авырулар, аларның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләде, хәзерге вакытта дөньяда нәкъ менә шушы авыруларның төп үлем сәбәбе булып торуын билгеләп үтте. Әгәр үз-үзеңә игътибарлы булсаң, әлеге чирнең билгеләрен табарга була: колак шаулау, баш әйләнү, чигәдә яки баш түбәсендә авырту, башның авыртуы, күкрәк читлеге авырту, тирләү, күз алдында “чебеннәр” күренү – болар барысы да авыруның төп билгеләре. Өлкәннәр әлеге темага фикер алышуда бик теләп катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр, һәм барысы да түбәндәге фикергә килделәр: сәламәт яшәү рәвеше, хәрәкәтләнү, дөрес туклану, дөрес сулау, саф һава, чиста су – озын гомерлелеккә китерүче төп чаралар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 29 гыйнвары, 14:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International