"Холокост корбаннары мəңге хəтердə" темасына əңгəмə

Бүген, 2019 елның 28 нче гыйнварында, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар яңадан ял бүлмəсенə жыелды, анда тəрбияче Шишкина Р.Г. "Холокост корбаннары мəңге хəтердə" темасына əңгəмə үткəрде.
Тəрбияче өлкəннəргə коточкыч Холокост вакыйгалары, һəлак булучыларның куркыныч саннары турында, кемнəр Холокост корбаны булган, һəлак булганнарны ничек искə алалар - шулар турында сөйлəде. 
Интернатта яшəүчелəр əлеге куркыныч сугышта һəлак булганнарны бер минут тынлык белəн искə алдылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 28 гыйнвары, 14:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International