“Өшү” темасына әңгәмә

Кыш. Урамда –2 градус булса да, ял бүлмәсендә җылы һәм уңайлы. Бүген, 2019 елның 20 нче декабрендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа ел бәйрәме алдыннан “Сәламәтлек мәктәбе” кысаларында шәфкать туташы Кириллова Н.С. тарафыннан “Өшү” темасына әңгәмә уздырылды.

Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучыларга туңуның, өшүнең нәрсә икәнлеге, беренче ярдәм, суыктан саклану өчен нинди кием һәм азык ярдәм итүе турында сөйләде. Өлкәннәр әлеге темага фикер алышуда актив катнаштылар, чөнки барлык сорауларга тәфсилле җаваплар алынды. Халык сынамышларын, мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр. Өлкәннәр һава торышына карап киенергә һәм табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотарга кирәк дигән уртак фикергә килделәр.

Соңгы яңарту: 2019 елның 23 декабре, 13:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International