Бүген, 2018 елның 14 нче декабрендә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Александр атакай һәм Изге Авраам чиркәве хезмәткәрләре “Оекбашлар бүләк ит” хәйрия акциясе уздырдылар.
Әлеге хәйрия акциясенең максаты: бер-береңә мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.
Интернат-йортта яшәүчеләрнең һәрберсенә җылы оекбашлар бүләк иттеләр, күңел тынычлыгы һәм нык сәламәтлек теләделәр. Социаль хезмәт алучылар бик шатландылар, рәхмәтләрен белдерделәр. Барысы да бик канәгать калды!
Соңгы яңарту: 2018 елның 14 декабре, 16:55