“Экология сәгате”. Эшлекле уен.

Кешенең экологик яктан грамоталы булуы – һәммәбез өчен дә уртак йорт булган Җир планетасындагы кешелекнең исән калуының төп шарты.

25.07.2019 көнне Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, экология турында белемнәрне активлаштыру максатыннан, “Экология сәгате” дип аталган эшлекле уен оештырылды. “Фауна” уены яхшы кәеф тудырырга, чараның темасына кызыксыну булдырырга ярдәм итте, катнашучылар жестлар, мимика һәм хәрәкәтләр ярдәмендә төрле җәнлек, бөҗәк һәм кошларны күрсәтергә тиеш иде. Чираттагы уенда хайван исемнәренең ничек барлыкка килгәнлеген аңлатырга кирәк иде. “Үсемлекләр һәм хайваннар һава торышын ничек кисәтә?” блиц-конкурсында күп кенә табигать күренешләре искә төшерелде. Бәйгенең җиңүчеләре булып, активист-йолдызлар Аникин Владимир Иванович, Рябкова Фарида Балаллетдиновна һәм Болтобаева Зинаида Николаевналар танылдылар. Алар фишкаларны, яшел борчак кузакларын, барысыннан да күбрәк җыйдылар. Билгеле бер табигать күренеше турында җырлы музыкаль калейдоскоп әлеге күңелле чараны тәмам итте.
Табигать матурлыгын күрә белмәгән кешенең күңеле сукыр була. Ә күңеле сукыр кешедә мәрхәмәт, намуслылык, тугрылык, батырлык кебек сыйфатларның берсе дә булмый.

Соңгы яңарту: 2019 елның 26 июле, 11:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International