“Туган көн балачак бәйрәме, Бер кая, бер кая, бер кая китэ алмыйсын”

Бүген, 2019 елның 29 нче мартында, Спас интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен туган көн ияләренә багышланган бәйрәм чәе узды. Хезмәткәрләр өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен юллардылар; күңел көрлеге, зирәклек һәм сабырлык, тынычлык һәм барлык теләкләренең чынга ашуын теләделәр. Туган көн ияләре котлауларны бик шатланып кабул иттеләр, күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр, аралаштылар, җырлар җырладылар. Өлкәннәрнең кәефләре бәйрәмчә иде, күзләрендә шатлык нуры балкыды һәм бәйрәм чәе азагында барысы да: “Ләкин менә туган көннәр елга бер генә” дигән фикергә килделәр.

Соңгы яңарту: 2019 елның 29 марты, 16:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International