Хөрмəтле Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йорты кунаклары!

2018 елның 1 нче октябрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортына Татарстан Республикасы Дəүлəт Советы депутаты Сыровацкий М.Ф. ярдəмчесе Сафина Юлия Николаевна килеп китте. Ул буш кул белəн килмəгəн иде, оешмага бүлəккə ике телевизор, интернатта яшəүчелəрнең бүлмəлəренə картиналар һəм чəй янына татлы бүлəклəр алып килгəн. Əлеге очрашу һəммə кешегə сөенеч китерде, күчтəнəчлəр исə яхшы кəеф бүлəк итте.

Соңгы яңарту: 2018 елның 2 октябре, 16:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International