Әкиятләр иленә сәяхәт” уен-викторинасы

2021 елның 8 нче февралендә Спас интернат-йортында “Әкияттерапия” технологиясе кысаларында “Әкиятләр иленә сәяхәт” темасына уен-викторина уздырылды.

Чараның максат-бурычлары:

1.Әкиятләрне һәм әкият геройларын искә төшерү.

2.Иҗади күзаллауны һәм хәтерне үстерү.

3.Китап укуга ихтыяҗ булдыру, халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

4.“Әкияттерапия” ярдәмендә өлкән яшьтәгеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү.

Чара барышында социаль хезмәт буенча белгеч “Нәрсә ул әкият” темасына чыгыш ясады. Әкиятләр – халык иҗатының гаҗәеп әсәрләре, алар китап укучыларны мавыктыргыч әкияти виртуаль дөньяга күчерә. Анда барысы да башкача. Әлеге дөньяда геройлар, матур кызлар, баһадирлар, патшалар һәм патшабикәләр яши; агачлар җанлана, хайваннар телгә килә. Әкият дөньясы тылсым белән тулы, шуңа күрә аны балалар да, өлкәннәр дә бик рәхәтләнеп укыйлар. Кемнәр генә әкият укырга яратмый икән? Әкият укырга яратмаган кешеләрне очратырга һич мөмкин түгел.

Социаль хезмәт алучылар социаль хезмәт буенча белгеч күрсәткән слайдлар буенча әкиятләрне һәм әкияти персонажларны бик теләп искә төшерделәр. Шулай ук әкиятләрнең халык зирәклеген үз эченә алган тәрбияви хезмәт булуы да искәртелде. Алар балаларны гына түгел, хәтта өлкәннәрне дә әйләнә-тирә дөньяны дөрес аңларга, яхшылыкка, ярдәмчелеккә, яхшылык һәм явызлык сыйфатларын танып белергә өйрәтәләр.

Соңгы яңарту: 2021 елның 8 феврале, 15:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International