Терлекләрне диспансерлаштыру мәҗбүри

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Соңгы вакытларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган мөгезле эре терлекләрне   дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә расланган план буенча  тикшерү, профилактик прививкалар һәм диагностик күзәтүләр үткәрү өчен терлекләрен тикшертүдән баш тарталар. Бу авырулар терлекләр өчен дә, кешеләр өчен дә зыянлы булырга мөмкин. Бу  ветеринария  тармагында законнарны бозу булып санала (“Ветеринария турында” Федераль законның 18нче маддәсе).

Татарстан Республикасы  Министлар кабинетының  Баш ветеринария идарәсе территориаль бүлеге Дәүләт ветинспекторы Александр Ульянов аңлатканча, терлек хуҗалары һәм терлекчелек продукциясе җитештерүчеләрнең бурычлары:

 

– кешеләр һәм терлекләр сәламәтлегенә зыян китерүче авыруларны кисәтүләрне тәэмин итүче  хуҗалык һәм ветеринария чараларын тормышка  ашыру, терлекчелек продукциясе җитештерүдә ветеринария-санитария нормаларын саклау, терлекчелек биналарын һәм корылмаларны тиешле чисталыкта тоту;

 

– дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре таләбе буенча терлекләрне клиник тикшерүгә китерү;

– ветеринария  тармагындагы белгечләрнең  терлек авыруларын профилактикалау һәм авыруларга каршы  көрәш  буенча күрсәткән чараларын үтәргә.

 

Берничә мәҗбүри вакцинация  һәм тикшерү бар, аларны үтәми торып, кирәк булган очракта  ветеринария документлары бирелми. Шундый авыруларга түбәндәгеләр керә: себер язвасы, эмфизематоз  карбункул, котыру чире, туберкулезны тикшерү, бруцеллез, лейкоз, лептоспироз. Ветеринария документлары булмаганда (“Ветеринария турында”гы ФЗның 21 маддәсе), ветеринария- санитария экспертизасы үтмәгәндә,  итне, ит продуктлары, сөт һәм сөт продуктлары сату һәм файдалану тыела.

Ветеринария тикшерү органы җитәкчеләре эпизоотик һәм башка ветеринария-санитария чараларын уздыруны таләп итә алалар, үтәмәгән очракта аларны  административ җавапка тарта алачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International