Егет-кызларыбыз – призерлар арасында!

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

“Олимп” спорт комплексында узган 2002-2003 елда туган гомумбелем бирү оешмалары укучылары арасындагы II спартакиаданың зона ярышларында 2нче мәктәп егетләре һәм 1нче мәктәпнең кызлар командасы уңышлы чыгыш ясады.

Олег ПАХОМОВ

 

Элгәре “Мини-футболны – мәктәпләргә!” дип исемләнә торган Бөтенроссия ярышлары хәзерге вакытта республика мәктәп спартакиадасы кысаларында узса да, моннан аларның дәрәҗәсе бер дә кимемәде. Безнең командалар берничә тапкыр бу ярышның призерлары гына түгел, җиңүчеләре дә булганнар иде.

 

Бу юлы егетләр командасы янына кунакка Татарстанның Кама арьягы зонасыннан җиде мәктәп дружинасы килде. Бәйге традицион система буенча үткәрелде: барлык командаларны ике төркемгә бүлеп, алар арасындагы иң яхшы ике команда ярымфиналга чыкты. Безнең район исеменнән чыгыш ясаучы икенче мәктәп футболчыларына көчле көндәшләр – Чистайның 5нче урта мәктәбе, Түбән Каманың 32нче гимназиясе һәм Лаешның 2нче урта мәктәбе командалары белән көч сынашырга туры килде.

 

Беренче уеннарда безнең егетләр бик уңышлы чыгыш ясадылар. Бары тик Чистай командасы белән генә уен 1:1 тигез исәбе белән тәмамланды, тупны Иван Герасимов кертте. Аннары шәһәр спорт мәктәбе шәкертләреннән торган Түбән Кама командасы белән уенда Олег Ильясов, Кирилл Королев, Иван Герасимов һәм Александр Молчанов керткән туплар нәтиҗәсендә, командабыз 4:1 исәбе белән отты. Лаеш командасы белән уенда да футболчыларыбыз сынатмады һәм 4:0 исәбе белән аларны тар-мар итте. Бу уенда өч тупны – Кирилл Королев, бер тупны Олег Ильясов кертте.

 

Шулай итеп, алдагы уеннарда беренче урынны алып, ярымфиналга чыккан безнең командага Яңа Чишмә футболчылары белән очрашырга туры килде. Бер көн эчендә биш уенда катнашу укучылар өчен генә түгел, өлкән футболчылар өчен дә авыр булуына карамастан, егетләребез бу уенда да сынатмады. Матчның соңгы минутларында Сергей Сигов керткән туп уенны 1:0 исәбе белән тәмамлап, җиңү яуларга мөмкинлек бирде.

 

Финалда аларга тагын да авыррак туры килде, бу юлы безнең команда белән яңадан Түбән Кама спортчылары көч сынашты. Алдагы уенда ышанычлы җиңү яулаган булсалар да, бу юлы хәлләр бөтенләй башкача булды, чөнки зур шәһәр гимназиясенең командасында уйнаучы футболчыларның тәҗрибәсе безнекеләрдән бермә-бер артыграк, запас уенчылары да җитәрлек. Бу финалда үз ролен уйнады, күрәсең. Безнең капкага бер туп керткәч, безнең команда да аларга бер гол кертте, тик икенче таймда көндәшләр безнең капкага тагын бер туп кертә алды.

 

Шулай итеп, икенче урта мәктәп командасы икенче урынны алып, кубок белән бүләкләнде. Алда әйтеп үтелгән футболчылардан тыш, бу уңышка Егор Золин, Инель Гыйбадуллин, Никита Тарасов, Вадим Марянин һәм Денис Гондаков та өлеш кертте. Аларны ярышларга педагог Валерий Наумов белән тренер Владимир Постников әзерләде.

 

Кызлар арасында исә безгә дүрт команда килгән иде. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүне Аксубайның беренче мәктәп командасы кызлары яулады, икенче урынга – Чистай-Выселки урта мәктәбе, өченче урынга шәһәребезнең беренче урта мәктәбе командалары чыкты.

 

Бәйгегә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы өлкән белгече Ренат Морозов та килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International