Ил башлыгы дин әһелләре белән очрашты

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Татарстанга ике көнлек эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин дин әһелләре һәм Болгардагы Ислам академиясе җитәкчелеге белән очрашты.

Россия мөселманнарының үзәкләштерелгән Диния нәзарәтләре рәисләре һәм Болгар Ислам академиясе җитәкчелеге белән очрашу барышында дин белеме бирүнең тулы бер системасын булдыру, илебездәге дин белгечләре әзерләү мәктәбен үстерү, академия эшенең беренче нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Очрашуда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.

 

Владимир Путин Татарстан җитәкчелеге идеясен башта ук хуплавын искәртеп үтте. “Болгарда Ислам академиясе төзелүе зур әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте РФ Президенты. – Бу проектны тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Моңа сезнең актив һәм исемнәре яхшы таныш булган иганәчеләрнең ярдәме белән ирешелде. Проект бик матур һәм әһәмиятле, илебез өчен бик кирәк”.

 

Аннары Болгар Ислам академиясе эше нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Президент “еллар сизелми үтә, бүгенге мөфтиләр дә инде олыгаеп бара, димәк, үзебездәге традицион ислам нигезендә аларга алмаш әзерләү турында уйларга кирәк”, дип искәртеп үтте.

 

Дин әһелләре белән очрашу алдыннан Владимир Путинга Болгардагы Ислам академиясе макетын күрсәттеләр. 

 

Исегезгә төшерәбез, Болгарда Ислам академиясе 2017 елның 4 сентябрендә ачылды. Биредә студентлар “Ислам хокукы” һәм “Исламча фикерләү һәм динне өйрәнү” белгечлекләре буенча бушлай белем алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International