Кураловода яңартылган мәдәният йорты ачылды

2018 елның 10 августы, җомга

Узган җомгада, Төзүчеләр көне алдыннан, Куралово авылы Мәдәният йорты капиталь ремонттан соң яңадан үз ишекләрен ачты.

Бу вакыйганы авыл халкы күптән көткән иде. Ниһаять, “2014-2020 елларда  Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” дәүләт  программасын тормышка ашыру, шулай ук мәдәният объектларын капиталь ремонтлау буенча билгеләнгән республика программасы ярдәмендә бу авылда Мәдәният йорты яңарды. Төзүчеләр сүзләренә караганда, бинаның стеналарыннан башка, барысы да яңартып корылган. Хәзер биредә заманча материаллар кулланып  иркен китапханә, административ бүлмәләр  ремонтланган.  Бинада шулай ук санитария-көнкүреш бүлмәләре җиһазландырылган, сәламәтлекләре чикле булган кешеләр өчен дә уңайлыклар булдырылган.
Район башлыгы Камил Нугаев, “Сувар Б” ААҖ оешмасы җитәкчесе  Арутюн Багдасарян бу шатлыклы вакыйга белән авылда яшәүчеләрне җылы котладылар. “Сувар Б”, “Спасагрострой”, “Регион Строй”, “Мегалит Строй”, “Спас коммуналь челтәрләре” коллективларына, шулай ук районның төзелеш тармагында аеруча зур уңышларга ирешкән белгечләр төркеменә рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Аннан соң бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды – Мәдәният йорты ишек алдында район башлыгы һәм авылның яшүсмерләре ал тасманы кистеләр һәм шуннан соң Мәдәният йорты сәхнәсендә бәйрәм концерты башланды. Биредә авылның үзешчән артистлары, Маша Маркелова, “Лебёдушка”, “Надежда” вокаль ансамбльләре, килгән кунаклар Евгений Кременсков, Римма Вәлиева һәм башкалар чыгыш ясады.

 Бу җәйдә булган шатлыклы вакыйга Кураловода яшәүчеләр күңелләрендә озак сакланыр, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International