Шефлык элемтәләре булдырылды

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Күптән түгел район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев җитәкчелегендәге район делегациясе Оренбург шәһәрендә урнашкан 63180нче хәрби частьта булып кайтты.

Делегация составында шулай ук Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары  Виктор Лаврентьев һәм хәзерге вакытта бу частьтә хезмәт итүче солдатларның әти-әниләре дә бар иде. Бу сәфәр безнең районнан киткән егетләргә  нәкъ менә шул частьтә уңышлы хезмәт итү өчен шефлык элемтәләре булдыру максаты белән оештырылган иде.

Бүгенге көндә биредә районның сигез егете хезмәт итә. Бу хәрби подразделение командирлары егетләрнең хезмәткә яхшы әзерлекле булуын, иң мөһиме – теләп хезмәт итүләрен югары бәяләде. Егетләрнең берсе часть командирының шәхси машина йөртүчесе булуын да әйтеп китәргә кирәк, ник дигәндә, мондый вазыйфага иң лаеклыларны гына сайлап алалар.

Делегациядә катнашучыларга шулай ук  яшь солдатларның хәрби ант кабул итүләре уңаеннан оештырылган  тантанада да булырга туры килде. Райондашлар исеменнән Сергей Тюнев яшь солдатларны җылы котлап, аларга телевизор бүләк итте.

Тантаналы марш тәмамланганнан соң, бирегә килгән әти- әниләр солдатлар һәм командирлар белән очраштылар, аннан казармаларны, ашханә, санчастьләрне карап чыктылар. Ашханәдә оештырылган татар халык ашлары көне солдатлар өчен зур сюрприз булды. Делегациядәге милли киемнән киенгән кыз хәрбиләрне төрле, тәмле ризыклар белән сыйлагач, әлбәттә инде, аңа зур рәхмәт белдерделәр.  

Мондый элемтәләр урнаштыру киләчәктә безнең район егетләрен бу частьтә хезмәт итәргә җибәрү мөмкинлеге бирәчәк, теләге булганнар  контракт буенча да хезмәт итә алачаклар. Бу хәрби частьнең сайлап алынуы да очраклы түгел. Без бер климатлы зонада яшибез, аралар да бик ерак түгел, хәрби часть та шәһәр уртасында урнашкан, хезмәт иткән вакытта солдатларны бернинди командировкаларга да җибәрмиләр.

Часть командирлары безнең район җитәкчеләренең якташларын кайгыртып, игътибар белән ярдәм итеп торуларына олы рәхмәт белдерә. Без дә мондый тәҗрибәләрнең киләчәктә уңай нәтиҗәләргә китерүенә ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International