Бибигайшә Хәсән кызына РФ Президенты В.В. Путиннан, Спас муниципаль районы башлыгы К.А. Нугаевтан котлау открыткалары, шулай ук азык-төлек җыелмасы, чәчәкләр тапшырды. Шулай ук юбилярны район ветераннар оешмасы рәисе Бурумова Т.Н., Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгы Г.Р.Кәримуллина, социаль яклау хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары котлады.