Һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Кичә өченче чакырылыш район Советының 36нчы киңәйтелгән утырышында 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә яңа бурычлар билгеләнде.

Владимир КОРНИЛОВ

Сессия эшендә катнашучылар йомгаклау утырышына кадәр райондагы хуҗалыклар, предприятие һәм учреждениеләр, төрле оешмаларның ирешкән уңышлары турында сөйләүче күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәгә җирле эшмәкәрләр, хезмәт коллективлары тарафыннан җитештерелгән, шулай ук халык осталары, мәктәп укучылар тырышлыгы белән ясалган төрле товарлар куелган иде. Спортчылар, эзләнү отрядлары эше турында сөйли торган стендлар да игътибарны җәлеп итте. 
Утырыш эшендә премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, “Кызыл Шәрык-Агро идарәче кампания” җәмгыяте генераль директоры Владимир Панков, “Авангард” җәмгыяте инвесторы Владимир Швецов һәм башкалар катнашты.
Сессиядә катнашучылар районның узган елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елдагы бурычлар турында район башлыгы Камил Нугаевның докладын тыңладылар.
Узган елда хәл ителгән төп бурычлар Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш Стратегиясендә каралган иде, дип билгеләп үтте докладчы. Бу документта зур әһәмияткә ия булган бурычлар турында сүз бара. Алда торган мөһим мәсьәләләрне тормышка ашыруда халык хуҗалыгының барлык тармаклары һәм өлкәләрендә эшләүчеләр үзләреннән зур өлеш керттеләр. Узган ел нәтиҗәләре буенча районның тулаем продукты 5,1 миллиард сум тәшкил итте. Бу 2017 елдагыдан күбрәк. Соңгы биш елда үзебездә җитештерелгән товар һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме биш тапкырга артты. Бу узган елгы белән чагыштырганда  процентка күп.
Докладчы авыл хуҗалыгында, аерым алганда, терлекчелектә, игенчелектә эшләрнең барышы белән таныштырды. Шулай ук аерым коллективларга тукталды, кече һәм урта бизнес, туризм, башка тармактагы нәтиҗәләрне чагылдырып үтте. Куйган максатка ирешүдә республиканың 39 программасын тормышка ашыруның да файдасы зур булды. Мәсәлән, әлеге программа буенча 8000 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, өч күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалды, Приволжск һәм Коминтерн поселокларында тышкы газ белән тәэмин итү челтәрләрен тоташтыру эшләре тәмамланып килә. Социаль тармак объектлары базасының материаль-техник базасын ныгыту (Кимда ФАП төзелде, Кураловодагы Мәдәният йортына, “Теремок” балалар бакчасына, “Витязь” яшүсмерләр клубына ремонт ясалды), юллар төзү буенча эшләр дәвам итте.
Докладта шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы, элемтә, энергетика, газ белән тәэмин итү тармакларындагы эшләрнең яхшыруы турында сөйли торган саннар китерелде. Физкультура һәм спортны, мәгарифне, сәламәтлек саклауны тагын да үстерү кирәклеге әйтелде. Докладчы халыкны борчыган проблемаларны да читләтеп үтмәде. Мәсәлән, бездә эчә торган суның сыйфаты начар, демография хәле дә мактанырлык түгел.
– Бу ел зур тарихи әһәмияткә ия булган вакыйгаларга бай, – диде докладның азагында Камил Нугаев. – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Моңа зур игътибар бирергә кирәк...
Сессиядә шулай ук Ямбакты авыл җирлеге башлыгы Илшат Галәветдинов белән КФХ җитәкчесе Александр Планин чыгыш ясады.
– Соңгы елларда районда зур үзгәрешләр сизелә, – диде Марат Әхмәтов. – Әмма ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмаска, булган резервлардан оста һәм нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Сездә зур завод-фабрикалар юк, әмма сезнең район үзенең бай тарихы, борынгы Болгар тыюлыгы белән яхшы билгеле...
Депутатлар фикер алышкан мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул иттеләр, сессия азагында хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International