Көн нәтиҗәләре

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев гражданнарны кабул итте

Барлык кызыксындырган сораулар буенча да нигезле җаваплар бирелде.

Спас районының Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм аның карамагындагы структураларның баланс комиссиясе күчмә утырышы узды

Утырышта Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары—Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры урынбасары Вячеслав Коваль, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге директоры Илнур Хәбибуллин һәм башкалар катнашты.

Чарада катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде.

Күчмә баланс комиссиясе кысаларында эшмәкәрләргә ярдәмгә биш юнәлеш буенча «түгәрәк өстәл» утырышлары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International