Беслан фаҗигасе мәңге онытылмас

2019 елның 6 сентябре, җомга

Иж-Борискино авылы китапханәчесе Надежда Данилина белн укытучы Татьяна Аптрейкина Беслан фаҗигасенә багышланган класс сәгате үткәрделәр.
Укучылар шушы мәңге онытылмас фаҗига турында тыңладылар, “Дети Беслана” видеоязмасын карадылар, тагын бер тапкыр куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Класста “Без тынычлык өчен!” һәм “Террорчылыкка – юк!” темасына плакатлар һәм китаплар күргәзмәсе ясалды. Террорчылар кулыннан һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International