«Регата» балалар техник иҗат станциясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Ачык ишекләр көне үткәрде

2020 елның 11 сентябре, җомга

Ачык ишекләр көне ата-аналар, укучылар белән эшләүнең бер формасы булып тора, ул аларга өстәмә белем бирү учреждениесе, аның гореф-гадәтләре, тәрбия-белем бирү процессының кагыйдәләре, бурычлары белән танышу мөмкинлеге бирә. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм «Регата»балалар техник иҗат станциясе директоры чыгыш ясады.

Бәйрәм саф һавада үткәрелде, әмма барлык катнашучылар да битлек кигән иде. Үткәрү урыны матур итеп бизәлгән иде. Җилкәнле көймәләр, хәрби кораблар, сноубордлар, кайтинглар модельләре күргәзмәсе күрсәтелде.

Педагоглар коллективы ата-аналарга учреждениедә баланың иҗади үсеше өчен куркынычсыз, педагогик яктан грамоталы һәм психологик яктан уңайлы мохит булдырылуын күрсәтергә омтылды. Бәйрәмдә техник һәм сәнгать юнәлешендәге барлык төр эшчәнлек күрсәтелде. Балаларга маршрут битләре өләшенде, анда «Чүлмәк ясау эше», «Судомодельләштерү», «Ракетомодельләштерү», «Робототехника», «Фантазия», «Корабель төеннәрен бәйләү техникасы» кебек маршрут битләре таратылды. Бәйрәмнең соңгы мизгеле призлар уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International