М.Г. Әхмәтов Болгар шәһәрендә балалар бакчасында булды

2021 елның 19 феврале, җомга

2021 елның 19 февралендә Спас муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов «Родничок» катнаш төрдәге балалар бакчасында булды.

Кунакларны чуаш, татар, азәрбайҗан һәм рус телләрендә милли киемнәр кигән балалар сәламләде.

Мөдир Перегудова С.Г. һәм балалар бакчасы педагоглары балаларга татар телен өйрәтү өчен төзелгән шартлар турында сөйләделәр. Балалар татар телендә театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, «Капитошка» мультстудиясендә мультфильмнар булдыру турында сөйләделәр. Кунаклар балалар иҗат иткән «Рабига - куль» мультфильмын яратып карадылар.

Марат Готыф улы шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары тарафыннан төзелгән татар телен укыту өчен авторлык дидактик әсбаплары күргәзмәсендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International