Спас муниципаль районының Балымер авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды.

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлаган республика программасы кысаларында бара. Капиталь ремонт барышында бинада түбәне, барлык инженерлык коммуникацияләрен тулысынча алмаштырдылар, барлык биналарның эчке отделка эшләре башкарылды, мебель яңартылды.

Тантаналы ачылышта дәүләтнең иң төп бурычы — Балалар турында кайгырту дигән фикер кызыл җеп булып узды.

Бәйрәмгә нәниләр, укучылар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, Балымер авылында яшәүчеләр, әби-бабайлар да килгән иде.

Балалар һәм ата-аналар шатлыгын уртаклашырга Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары С.И. Тюнев, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе С. И.Иванов, Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Н. А. Казакова, мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Н. Ермилин, «Мегалитстрой» ҖЧҖ җитәкчесе И. А. Хөсәенов катнашты.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларны концерт белән шатландырдылар, ни өчен балалар бакчасы ачылуга шат булуларын сөйләделәр.

Кунаклар өчен яңа ачылган балалар бакчасы буйлап экскурсия үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International