Спас районының ике белем бирү оешмасы республика конкурсында җиңү яулады

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче Болгар урта мәктәбе һәм «Чишмәкәй» катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмалары арасында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга, мәдәниятләрен үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруда республика конкурсында җиңүчеләр булдылар. Алар тарафыннан «Туган җепләр» һәм «Мәдәни мирас сукмаклары буенча» проектлары тәкъдим ителде. «Туган җепләр» МББУ проекты кысаларында Болгар 1 нче урта мәктәбе Мәктәп музее базасында музей - театр студиясен оештырырга, Спас районында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм телләрен өйрәнергә, тикшеренү эшчәнлеген оештырырга, әсәрләрне сәхнәләштерергә, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калуга юнәлтелгән чаралар үткәрергә планлаштыра. «Мәдәни мирас сукмаклары буенча» проекты берничә юнәлештән тора: «Театр», «Капитошка», «Элеккеге заманнар хәзинәләре». Проектны тормышка ашыру өчен җиңүчеләргә 500 әр мең сум акча бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International