Болгар музей-тыюлыгына Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатлары һәм кунаклары килде.

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

2022 елның 31 июлендә Болгар музей-тыюлыгына Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатлары һәм кунаклары килде, ул Казанда 30 июльдән 2 августка кадәр уза. Быел VIII съезд Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулуга багышланган. Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 1992 елның июнендә оештырыла, шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессының I съезды да үткәрелә, ул биш ел саен җыела.

Истәлекле билге мәйданында Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" милли советы рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхрәзиев һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең тантаналы сәламләве һәм кечкенә генә концертыннан соң Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы узды. Намаздан соң кунаклар Бөек Болгардагы экскурсия программасы кысаларында Болгар цивилизациясе музее экспозициясе белән таныштылар, дөньядагы иң зур басма Коръәнне күрделәр һәм XIII-XIV гасырларда архитектура һәйкәлләренә сокландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International