9 июньдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә Иҗтимагый палатада каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак

2023 елның 6 июне, сишәмбе

9 июньдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә Иҗтимагый палатада каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак. Республика халкы сорауларына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ һәм экология комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 9 июнендә 13.00 сәгатькә кадәр сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm һәм «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72 кабул итү көнендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International