“Артек”ка – льготалы путевка

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасыннан ел саен берничә дистә бала Халыкара “Артек” балалар лагерында ял итә.

Районның яшәләр эше, туризм һәм спорт бүлеге бу елдан башлап Татарстан Республикасы квотасы кысаларында льготалы путевкаларның автоматлаштырылган “Путевка” системасы буенча бүленә башлаячагы турында хәбәр итә. Әлеге система балаларны тематик сменаларга шәхси казанышлар рейтингы буенча сайлап алырга ярдәм итәчәк. Әлбәттә инде, иң әүвәл ата-аналар гариза тапшырырга тиеш, бары тик шуннан соң гына система автомат рәвештә рейтингка нигезләнеп үзе сайлап ала.

 

Тулырак мәгълүматлар белән «артек.дети» сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International