“Картайма әле” караоке-клубы

17.07.2019 көнне Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Картайма әле” караоке-клубында катнашучыларның очрашуы булды. Әлеге позитив методика өлкәннәр һәм инвалидларны медико-психологик реабилитацияләү ысулы буларак даими рәвештә кулланыла. Сәламәтлекләре чикләнгән бабайлар һәм әбиләр бик рәхәтләнеп элекке еллардагы җырларны искә төшерделәр. 75 не узганнар «Вот кто-то с горочки спустился…», «Огней так много золотых», «Лада», «Последняя электричка» җырларын суздылар, яшьрәкләргә 70 нче еллар репертуары якын булып чыкты: «На теплоходе музыка играет», «На дальней станции сойду», задорная «Малиновка». Караоке-клуб йолдызчыклары булып “Зорька алая” җыры белән Барыгин Юрий Андреевич һәм режиссер Л.И.Гайдай комедияләренннән җырлар белән Меховникова Ирина Георгиевналар танылды. Соңгысы «Bandiera Rossa» җырын рус һәм итальян телләрендә башкарды. Сиксән ике яшьлек Мазанова Мария Степановна “Называют меня не красивою..” җырын искә төшерде. Яшьләре олы булуга карамастан, тавышлары моңлы һәм чиста иде, ә йөзләрендә елмаю балкыды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 17 июле, 16:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International