Учреждение карточкасы

Оешма исеме

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы киноучреждениесе

Учреждение тибы

"Октябрь" кинотеатры

Муниципаль район

Спас муниципаль районы

Шәһәр/Бистә

Болгар шәһәре

Тулы адрес

422840, ТР, Спас р-н, Болгар ш., Пионерская ур., 44

Телефон

8 (84347) 3-04-01

Факс

8 (84347) 3-04-01

Е-mail

bolgar_kinoteatr@mail.ru

Эш графигы

8.00 дән 17.00 гә кадәр

Төшке ял 12.00-13.00

Кыскача тарих

«Октябрь» кинотеатры 1967 елда төзелгән. 1967 елның 7 ноябрендә төзүчеләр өчен беренче сеанс күрсәтелде. Зал ул чордагы иң яңа кино җиһазлары белән 300 урынга исәпләнгән иде. 2005-2008 елларда кинотеатр тулысынча реконструкцияләнә. Беренче сеанс 2009 елның 2 нче гыйнварында бирелде. Икенче катта никахлашу залы урнашкан.

 

Оешма эшчәнлеге турында

 

Киноучреждение халыкның мәдәни ялын оештыру белән шөгыльләнә (өлкәннәр һәм балалар өчен нәфис фильмнар күрсәтү). Фильмнарны көндәлек күрсәтүләрдән тыш, махсус программаны күрсәтү буенча да зур эш алып барабыз: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркомания һәм алкоголизмның зарары, балалар хокук бозуларын профилактикалау, һәм, әлбәттә инде, «Бөек Ватан сугышында халкыбызның җиңүе» темасына, «Җиңү яктысы үлмәгән» киномарафонына зур роль уйныйбыз. Уку программасы буенча фильмнар күрсәтәбез. Хезмәт ветераннары, инвалидлар, ятимнәр, кадет һәм шифаханә мәктәпләре укучылары өчен хәйрия (бушлай) сеанслары төзибез. Мондый тематик сеансларда без яхшылык, ватанпәрвәрлек, Ватанга, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләгән фильмнарны сайлап алабыз. В.И. Ленин юкка гына әйтмәгән бит: «Бөтен сәнгатьтән иң мөһиме - кино».

Соңгы яңарту: 2022 елның 11 мае, 14:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International