А.С.Пушкин истәлегенә багышланган әдәби кичә

2021 елның 10 нчы февралендә Спас картлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен "Өлкән яшьтә патриотик тәрбия" программасы кысаларында социаль хезмәт буенча белгеч Савинова С.А. тарафыннан "А.С.Пушкин истәлегенә багышланган кичә" уздырылды. Чараны оештыручы А.С.Пушкинның рус теле үсешенә керткән өлеше, Пушкин көненең тарихы турында сөйләде, шагыйрьгә куелган иң танылган һәйкәлләр белән таныштырды. Шулай ук шагыйрь исемен мәңгеләштергән истәлекләр турында сөйләп, А.С.Пушкинның тормыш юлына һәм ижатына кызыксыну уятты.
Пушкин әкиятләре буенча викторина да уздырылды, интернатта яшәүчеләр актив рәвештә бала чактан ук таныш булган өзекләрне искә төшерделәр. Сәнгатьле уку бәйгесе аеруча зур кызыксыну уятты, анда үзеңнең ижади сәләтеңне күрсәтергә кирәк иде. Өлкәннәр Пушкин шигырьләрен яттан сөйләделәр, аеруча В.Г.Морозов, И.Г.Меховникова, Э.Х.Тимерхановалар аерылып торды. Барлык катнашучылар чарадан уңай кичерешләр алдылар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 16:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International