Кайгыдан үлеп киткəнче, көлүдəн шартлавың яхшырак

2019 елның 1 нче апрелендə Спас картлар һəм инвалидлари интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен "Кайгыдан үлеп киткəнче, көлүдəн шартлавың яхшырак" девизы астында социаль хезмəт буенча белгеч Савинова Светлана Александровна юмор кичəсе үткəрде.
Юморина "Көлке көне" көненə - шаяруга һəм язгы кəефкə бай бəйрəмгə багышланган иде. Көлү - һəркем өчен, бигрəк тə өлкəннəр өчен, файдалы һəм иң кыйммəтле тормыш эликсиры.
Интернатта яшəүчелəр əлеге бəйрəм тарихы турында, төрле иллəрдə аны ничек бəйрəм итүлəре, беренче апрель белдерүлəре турында белделəр.
Белгечлəр əйтүенчə, кеше тəүлегенə 17 тапкырга кадəр көлсə, гомере бер елга озыная. Димəк, юморинада катнашучылар ел буена житəрлек уңай кичерешлəр алдылар һəм гомерлəрен ким дигəндə алты елга озайттылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 2 апреле, 16:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International