«Экстремизмга - ЮК!» дип аталган чара

Бүген, 2019 елның 11 нче мартында, куркынычсызлыкны саклау һәм антитеррористик иминлекне тәэмин итү максатынннан Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, “Өлкәннәр өчен иминлек мәктәбе” социаль технологиясе кысаларында социаль хезмәт буенча белгеч тарафыннан “Экстремизмга – ЮК!” темасына чара үткәрелде.

Чарада интернат директоры Костина А.В. да катнашты, ул иминлек, саклык һәм уяулыкны тәэмин  итүгә кагылышлы мәсьәләләргә аңлатма бирде, таныш булмаган предметка тап булганда, террористик акт куркынычы булган очракларда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. 

Террористик куркыныч ачыкланган очракта гражданнар ничек гамәл кыларга тиешлеге турында видеороликлар күрсәтелде, шулай ук антитеррор куркынычсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде.

Әлеге чараның максаты: терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, социаль хезмәт алучылар арасында милләтара татулыкны ныгыту.

Соңгы яңарту: 2019 елның 12 марты, 09:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International