8 Март бәйрәменә багышланган чара: “Гүзәл затлар өчен!”

7 март көнне Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бик шау-шулы һәм халык та күп җыелган иде. 8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чараны Спас муниципаль районы башлыгы Мухаметов Ф.В. ачып җибәрде. Ул барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медален тапшырды. Без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Җиңү көнен якынайткан һәммә кешегә  батырлыклары, фидакарь хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтле.

Аннары социаль хезмәт алучыларны котлар өчен Герасимова Л. Һәм Пензина М.В. җитәкчелегендә шәһәрнең 2 нче мәктәбе укучылары килгән иде. Балалар дәртле җырлар җырладылар, күңелле биюләр биеделәр. Иң мөһиме: бүген ике буын очрашып, озакка җитәрлек матур тәэсирләр алдылар. Өлкәннәр укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр һәм көчле алкышларын җиткерделәр.

Фото

Соңгы яңарту: 2020 елның 10 марты, 15:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International