"Елларым - минем байлыгым"

Бүген, 2018 елның 14 нче сентябрендə, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында яшəүчелəр Юрий Барыгин һəм Ирина Меховникова "Елларым - минем байлыгым" дип аталган, Татарстан Республикасының өлкəннəр һəм инвалидлар интернат-йортларында социаль хезмəт алучылары арасында узган фестиваль-бəйгедə катнаштылар. Зональ этапта сигез районның интернат-йорты катнашты. "Вокал" номинациясендə Барыгин Ю.А. "Зорька алая" жыры белəн чыгыш ясады, аңа баянда Сардушкин В.Н. уйнады. Ə "Нəфис сүз" номинациясендə Меховникова И.Г. якташыбыз Анатолий Самаркин шигырен укыды. Жюри аларның чыгышларын югары бəялəде.

Соңгы яңарту: 2018 елның 17 сентябре, 13:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International