“Өстәл спорт уеннары – һәркем өчен”

Өлкәннәр профессиональ медицинага һәм көнкүреш тәрбиясенә генә түгел, ә игътибар һәм кайгыртуга да мохтаҗ, моны Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре бик яхшы аңлыйлар.

Безгә килеп эләгүгә, алар үзләре турында кайгыртуны тоялар, үзләренең мөһимлеген аңлыйлар һәм ялларын кызыклы үткәрү мөмкинлеге алалар. Социаль хезмәт алучыларның тормышын төрләндерүнең бер төре булып өстәл уеннары тора, аны Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә, “Йөрәктән – йөрәккә” социаль проектын тормышка ашырулары өчен, Спас инвалидлар җәмгыяте бүләк итте, шулай итеп алар өлкәннәрнең социаль-психологик халәтен яхшыртуга юнәлтелгән аң-белем һәм ял эшчәнлеген комплекслы оештыру мөмкинлеген оештырдылар.

Максат: Өлкән яшьтәге инвалидларның спортка, сәламәтлек саклауга һәм социаль реабилитациягә булган хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.

Бурычлар: аңлы дисциплина, сабырлык, түземлелек, намус, үзеңдәге тиз кабынып китүчәнлекне, ярсучанлыкны тыеп калырга өйрәнү. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерү һәм реабилитацияләү. Мөмкинлекләре чикле өлкәннәрнең физик мөмкинлекләрен үстерү.

Өстәл-спорт уеннары: “Кульбуто», «Джаколло», «Корнхол», «Новус» өлкәннәрнең сәламәтлегенә һәм үзүсешенә уңай йогынты ясыйлар. Уеннар моториканы яхшырта, хәрәкәт координациясен, күз үлчәмен үстерә. Инвалидлыгы булган һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен мондый чаралар уздыру аларның акыл һәм физик мөмкинлекләренә генә тәэсир итеп калмый, аларның аралашу даирәсен дә киңәйтә. Актив социаль хезмәт алучылар үзләре өчен яңа булган уеннарны аеруча дәрт һәм тырышлык белән үзләштерәләр.

Соңгы яңарту: 2020 елның 11 сентябре, 09:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International